Котлау

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

​​Апас муниципаль районы Советы аппараты юристы, Апас муниципаль районы Яшьләр парламенты Рәисе-Апас муниципаль районыннан Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты әгъзасы Закиров Салават Рәхимулла улы "һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесендә җиңде. Әлеге конкурс Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында үткәрелде. Салават Закиров "Муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле авыл җирлекләреннән мәгълүмат җыю өчен иң яхшы җаваплы" номинациясендә җиңү яулады. Конкурс Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында узды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Салаватка җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International