“Сез шәфкатлелек үрнәге. Сез бер үк вакытта әниләр дә. Балаларыгызны тигез һәм исән-имин үстерегез, киләчәк буын язмышы сезнең кулларда да. Оешуына 90 ел булган Апасыбыз тарихында сез дә матур эз калдырыгыз“,-диде ул.
Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге авыл фельдшерлары белән үткәргән бу чираттагы җыелышта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бик куркыныч дип тапкан коронавируслы пневмония йогышлы авыруы килеп чыгышы, аны кисәтү һәм дәвалау ысуллары турында да сөйләштеләр.