Апаслылар картлар йортларында мәдәни чаралар оештыра

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

“Тәтеш районының Шәмәк авылында 4 райондашыбыз гомер итә. Алар һәм картлар йортында тәрбияләнүче барлык өлкәннәр белән очрашып, матур концерт программасы күрсәттек. Чыгышларда төрле милләт җыр һәм биюләре бар иде. Алар күз яшьләре аша карады, – ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев. 
Картлар йортларында сугыштан соңгы авыр елларда хезмәт иткән, “Әти“ сүзен әйтергә тилмереп үскән кешеләр яши. ТАССР елларын да алар яхшы хәтерли. Бу чара аралашу, хатирәләр яңарту, күңелләрен күтәрү, сагыну сагышыннан яшьләнгән күзләренә шатлык чаткысы өстәү максатыннан оештырыла. Мәдәният хезмәткәрләре шулай дип белдерде. 
Концертлар Буа, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International