Коштаулы авылында гомер кичерүче Равия әби Сафина Ил башлыгы Котлау хатын алды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Район башлыгы Равия әбине олы гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, истәлекле бүләкләр тапшырды, изге теләкләрен юллады.

Коштавылы жирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров та акъәбигә олы хөрмәтен белдереп, котлау сүзләрен ирештерде.

Равия әби бик күп авырлыкларны үз җилкәсе аша кичергән, күп кенә сынауларны да намус белән үткән. Озак еллар фермада хезмәт иткән, урман кисү эшендә катнашкан. Авыр хәсрәтләр дә аны читләтеп узмаган. Бик иртә тормыш иптәшен югалткан, аннан соң ике улын мәңгелек юлга озаткан. Бүген ул улы Равил тәрбиясендә гомер кичерә. Урыны аның түрдә. Үз аякларында авыр хәрәкәтләнсә дә, тормышыннан зарланмый. Һәрбер туган көнгә сөенеп яши акъәби.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International