Юбилярга Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чирмешән авылы җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллн да авылның иң хөрмәтле аксакалына ихлас тәбрикләүләрен ирештрде.
Равил ага Ибраһимов бөтен гомерен яшь буынга белем-тәрбия бирүгә багышлаган олы йөрәкле мөгаллим. 45 ел буе балаларга математика, физика фәнен төшендереп, олы тормышка юл күрсәткән остаз.
Гомерлек юлдашы Наилә апа белән иңне-иңгә куеп, бер-берсенә олы терәк булып, шатлыкларны бергә бүлешеп, кайгыларны бергә уртаклашып гомер кичерә алар. Яннарыннан балалары, оныклары, якыннары, авылдашлары өзелми. Һәркем өчен олы терәк һәм бик кирәк алар.