«Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында» 2017 елның 28 декабрендәге 418-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү алу хокукы түбәндәге очракларда туа:
Россия Федерациясе гражданлыгы булу;
Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү;
2018 елның 1 гыйнварыннан башлап баланың тууы (уллыкка алынуы);
гаиләнең җан башына уртача керем күләме хезмәткә сәләтле халыкның Россия Федерациясе субъектында күрсәтелгән түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталында билгеләнгән яшәү минимумының 2 тапкырдан артмаган очракта(2020 елда - 20170 сум).
2020 елда айлык түләү күләме - 9373 сум (Татарстан Республикасында 2019 елның 2 кварталында билгеләнгән балалар өчен ПМ зурлыгы).
Беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү бала бер яшькә җиткәнче вакытка билгеләнә.
Еллык срок узганнан соң гражданин әлеге түләүне бала ике яшькә җиткәнче билгеләү турында яңа гариза бирә.
Ике еллык срок узгач, әлеге түләүне бала өч яшькә җиткәнче вакытка билгеләү турында яңа гариза бирелә.
Игътибарыгызны түбәндәгеләргә юнәлтәбез:
бала 2020 елда 1,5 яшькә җиткән очракта, мөрәҗәгать итүчегә айлык түләүне озайту өчен гаризаны һәм түләүләрне бала 2 яшькә җиткәнче билгеләү өчен кирәкле документларны тапшырырга кирәк.
бала 1,5 яшькә җитүгә бәйле рәвештә 2019 елда айлык түләү туктатылган очракта, ул 2020 елның 1 гыйнварыннан гына аны билгеләү өчен кирәкле гариза һәм документлар нигезендә яңартылырга мөмкин.