Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ) 3% ка индексацияләнә, дип искәртә.
Ай саен акчалата түләү белән беррәттән, бушлай дару алу, санаторий-курорт дәвалавы, шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту хокукы кебек социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә.
2020 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1155,06 сум тәшкил итәчәк. Алардан:
889,66 сум - даруларга җибәрелә,
137,63 сум-санатор-курорт дәвалануына,
127,77 сум-шәһәр яны тимер юл һәм шәһәрара транспортта йөрү өчен.
Шунысын да онытмаска кирәк, рецептларны поликлиникаларда бирәләр, ә юлламаларны бүлү белән Социаль иминият фонды шөгыльләнә.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «блокадачылар», сугыш ветераннары, инвалидлар һәм инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган (вафат булган) катнашучыларның һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзалары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар федераль льготниклар булып саналалар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ташламаларның суммасы айлык акчалата түләү составына керә, аны ташламалардан файдаланучыларның күбесе (әйтик, инвалидлар) пенсия белән бергә ала. Димәк, пенсионер натураль рәвештә ташламаны, әйтик, бушлай даруларны сайлаган очракта, аның бәясе бер тапкыр бирелә торган акчадан чигерелә,акчалата хезмәтне сайлаган очракта – аның бәясе бер тапкыр бирелә торган акчага кертелә һәм пенсия белән бергә түләнә.
Льготниклар ел саен социаль хезмәтләр алу формасын (акчалата чагылышында яки натураль рәвештә) үзгәртә ала. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия Фондына, күп функцияле үзәккә тиешле гариза бирергә яки аны Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гражданинның Шәхси кабинеты аша җибәрергә кирәк. Карар киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.Үз карарларын үзгәртмәгән кешеләргә гариза язарга кирәкми. Бер тапкыр бирелә торган акчага хокук беренче тапкыр (әйтик, инвалидлык билгеләгәндә) барлыкка килсә, социаль хезмәтләр җыелмасы башта натураль рәвештә бирелә.
Әгәр гражданинга ташламалы даруларга, юлда йөрергә яки санаторий-курорт дәвалануына хокуклы булуын раслаучы документ кирәк икән, ул аны РПФ сайтында алырга мөмкин. Белешмә алу өчен, шәхси кабинетка керергә һәм «социаль түләүләр» бүлегендә «НСУ алу хокукы турында белешмәгә заказ бирергә»сервисын сайларга кирәк. Тиешле хокук булганда, кабинетта бастырып чыгарырга һәм таләп буенча күрсәтергә мөмкин булган документ формалаштырылачак. Белешмә электрон имза белән раслана һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә бирелә торган шундый ук белешмәгә тиң.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com