Кичәгә Татарстанны алга җибәрүдә үз өлешләрен керткән, һөнәрләренә тугры калып, намус белән эшләгән орденлы болгаерлылар һәм озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән уңган хезмәткәрләр чакырылган иде. Флера апа Хәйретдинова, Рузинә апа Дәүләтҗанова, Наил абый Җамалиев һәм башкалар күп мактауларга лаек. Бу хакта китапханәче Гөлүсә Гайфуллина хәбәр итте.
Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, Болгаер бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Гайфуллин чыгыш ясады. Өлкәннәрнең дә сөйләр сүзләре күп җыелган иде.
“Авыр кул хезмәте туры килде. Ләкин без тырыш, максатчан булдык. Җитәкчеләребез дә әйбәт булды. Гомумән, Олы Болгаер җирлегендә уңган-булган, хезмәт сөючән халык яши“, – диделәр апалар чын йөрәктән рәхмәтләрен ирештереп.
Кичә җыр-моңнар белән үрелеп барды һәм чәй табыны артында дәвам итте. Һәр катнашучыга бүлекчә җитәкчесе тарафыннан чәчәкләр бүләк ителде.