район үзәк хастаханәсендә, 10-11 сыйныф укучылары ак халатлы фәрештәләребез белән очраштылар. Язмышларын табиблык һөнәре белән бәйләргә теләгән укучыларны район хастаханәсенең барлык бүлекләре белән якыннан таныштырып, эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының Атказанган югары мәктәбе хезмәткәре, гистология, цитология һәм эмбриология кафедрасы профессоры Виктор Валиуллин, райондашыбыз, Казан Дәүләт медицина университетының 5 курс студенты Илүзә Гобәйдуллина катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Шулай ук укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
– Бүгенге чарага районыбыз мәктәпләреннән 14 чыгарылыш сыйныф укучысы килде. Очрашу барышында алар хастаханәбез белән таныштылар. Чыгышлар тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Киләчәктә әлеге укучылар халык сәламәтлеге сагына басып, югары белемле табиблар булып, туган якларына кайтырлар дип ышанып калабыз, - диде баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина.