Апас сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара бәйгедән җиңү яулап кайтты

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Апас сәнгать мәктәбе укучылары Буада узган “Талантлар салават күпере“ халыкара сәнгать бәйгесендә катнашты.

Бәйгедә Римма Макаева җитәкчелегендә сәнгать серләренә төшенүче балалар катнашты. Алинә Сусарина “Махсус фортепиано“ номинациясендә, Амира Мваку “Эстрада вокалы“ номинациясендә өченче урынны яулады. Әлеге сөенечле хәбәр белән сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов уртаклашты.

Сәнгать мәктәбе коллективы бәйгеләрдә еш катнаша. Әле яңа гына без аларның "Раштуа әкияте" Халыкара фестиваль-бәйгесендә яулаган уңышлары турында хәбәр иткән идек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International