Эш бирүчеләргә! 15 нче февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре өчен мәгълүматлар тапшырырга онытма.

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге эш бирүчеләргә электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына хисап бирүнең яңа формасын 15 февральгә кадәр тапшыру турында искә төшерә.

Электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен, 2020 елның 15 февраленә кадәр эш бирүчеләр беренче тапкыр Пенсия фондына нинди дә булса кадрлар чараларын: эшкә алу, бер урыннан икенчесенә күчерү, эштән чыгару турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш.

Мөһим! Цифрлы хезмәт кенәгәләре өчен белешмәләр, штат санына карамастан, барлык компанияләр һәм ялланган хезмәткәрләре  булган эшмәкәрләр тарафыннан  да җибәрелә. Хәтта штатта бер генә хезмәткәр булса да.

"Мәгълүматлар тапшыру эш бирүчеләрнең Пенсия фондының территориаль органнары белән үзара хезмәттәшлегенең гамәлдәге форматы кысаларында бара. Мәгълүматны иминиятләштерү кабинеты яки ПФР клиент хезмәте ашатапшырырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, электрон хезмәт кенәгәләрен хәзерләү өчен түбәндәгеләр кирәк:


- Россия Пенсия фондында хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне 2020 елдан расланган формада тапшыру өчен программа булдырырга.


- хезмәткәрләргә, шул көнне кертеп, 2020 елның 30 июненә кадәр хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау хокукы турында язмача хәбәр итәргә.

- хезмәткәрләрдән хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау турында гариза кабул итәргә.


- Кирәк булган очракта, кадрларны исәпкә алу буенча локаль документларга үзгәрешләр кертергә.

Пенсия фондына мәгълүмати хисапларны тапшыру өчен кирәкле барлык формаларны төбәк ПФР сайтында күчереп алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлегенең контакт-үзәге (843)279-27-27


Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru


www.vk.com/pfr_rt,


www.facebook.com/pfrrt,


  www.twitter.com/PFR_TATARSTAN


www.ok.ru/group/58408636907571


ТР буенча РПФБ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International