Абый-энеләрнең һәм апа-сеңелләрнең бер мәктәптә укырга хокукы закон белән беркетелгән

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 2нче декабрендәге 411-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ Гаилә кодексының 54 статьясына һәм "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль законның 67 статьясына үзгәрешләр кертелде.

Бер гаиләдә яшәүче һәм  уртак яшәү урыны булган балалар мәктәпкәчә белем бирүнең һәм башлангыч гомуми белем бирүнең төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алуга аларның абыйлары һәм апалары укый торган дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларына өстенлекле кабул итү хокукына ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International