Балалар курчак театрына теләп йөри. Төрле авыллардан киләләр. Бүгенге көндә 12 бала шөгыльләнә. Бу хакта театрның җитәкчесе Галия Җәләлиева хәбәр итте.
“Театр белән “Иделкәем“ фестивалендә катнашабыз. Узган ел балалар театры фестиваленең зона этабында беренче урынны яуладылар. Быел да сәхнәдә спектакль уңышлы гына килеп чыкты“, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.