Мәктәптә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек эшләре бара.
Укучылар “Ветеранга бүләк“ акциясендә катнашалар. Алар түштамгалар, котлау открыткалары ясый. Бу хакта акцияне оештыручы, Апас мәктәбенең педагог-оештыручысы Раилә Гатауллина хәбәр итте.
“Безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннар янына очрашуга барып, кул эшләребезне бүләк итәчәкбез“, – ди балалар хәрәкәте активисты Адилә Илалова.
Апас районында 16 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар бар да игътибар үзәгендә.