Татарстан Дәүләт Советында республикакүләм социаль-гуманитар проекты старт алды

2020 елның 7 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлары утырышында "Сугышның хатын-кыз йөзле түгел" социаль-гуманитар проектын тәкъдир итү булды. Тәкъдир итүгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, муниципаль районнарда хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хәрби комиссариатлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырылган иде. Презентацияне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт - Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова үткәрде. Апас муниципаль районыннан утырышта Зурболгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сайфуллина катнашты.

Фәрит Хәйруллович Татарстан парламентының хатын-кызлар инициативасын , Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары турында кайгыртуны югары бәяләде һәм проектка республиканың җәмәгатьчелеге, барлык дәрәҗәдәге депутатлар җәлеп ителергә тиеш, дип ассызыклады.

«Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатларының Татарстан Республикасы Дәүләт Советында берләшүе 2009 елдан бирле шәфкатьлелек һәм хәйриячелекнең күпгасырлык традицияләрен популярлаштыру,  хатын-кыз - учак саклаучы,  хатын-кыз- тынычлык урнаштыручы,хатын-кыз -лидер, хатын-кыз -  хезмәт сөюче ролен җәмгыятьтә, җәмәгатьчелек аңында хатын-кыз ролен күтәрүгә, шулай ук социаль өлкәдә законнарны камилләштерүгә һәм  гамәлгә ашыруны контрольдә тотуга, республика үсеше стратегиясенең социаль аспектларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән эшчәнлек алып бара.  Берләшмә җитәкчесе - Татьяна Петровна Ларионова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, депутатлар берләшмәсе патронажы астында иҗтимагый хәрәкәткә әверелгән  “Нечкәбил”, “ Татарстан энҗеләре”, “Кулны кулга тотыныйк, дуслар”традицион  бәйгеләрее һәм  фестивальләре уза.  

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» («У войны не женское лицо…») проекты 2020 елның 1 февраленнән 2021 елның 2 октябренә кадәр өч этапта узачак.  Әлеге проект кысаларында сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган чаралар үткәреләчәк, сугышта катнашкан хатын-кызлар, фронтовик толлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларының өйләренә барып, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, «Хөрмәтле ветераныбыз» акциясе дәвам ителәчәк, фотокүргәзмәләр, балалар иҗат эшләре конкурслары уздырылачак, гаилә архивлары материаллары муниципаль һәм дәүләт архивларына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International