Стратегик инициативалар агентлыгы шәһәр командаларын һәм проектларын «Шәһәрнең 100 лидеры» шәһәр берләшмәләрен үстерүнең акселерацион программасына сайлап алуны башлый. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтенә ссылка белән хәбәр итә.
Программаның максаты - шәһәр берләшмәләрен үстерү һәм аларны актив рәвештә Россия шәһәрләрен үзгәртү процессларына кертү.
Проектлар биш категориядә кабул ителә:
- Тарихи шәһәр - тарихи төзелешле шәһәр территорияләрен активлаштыру, ташландык биналарны шәһәр киңлегенә җәлеп итү, мәдәни-тарихи мирасны үстерү проектлары;
Акыллы шәһәр - шәһәр процессларын һәм сервисларын (smart citizen, smart comunity) оптимальләштерү, шулай ук «цифрлы аерманы» җиңү өчен цифрлы чишелешләр эшләү проектлары;
- Шәһәрдә балалар - шәһәр территорияләрендә балалар уңайлыгын һәм куркынычсызлыгын арттыру, яңа балалар сервислары булдыру проектлары;
- Креатив кластерлар - иҗади индустрияләр өлкәсендә эшкуарлыкны үстерү өчен киңлекләр оештыру проектлары;
- Мәдәни-тарихи мирас - һөнәрчелек, традицияләр һәм истәлекле урыннарны үстерү проектлары.
Катнашуга заявкалар 17 февральгә кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә: https://100gorodov.ru/otbor2020/