Нәрсә ул коронавируслар?
Коронавируслар - күбесенчә хайваннарны зарарлаучы вируслар гайләсе, ләкин кайбер очракларда кешегә дә күчә ала. Гадәттә, коронавируслар китереп чыгарган авырулар авыр симптоматиклар тудырмыйча җиңел формада уза. Әмма якын көнчыгыш респиратор синдромы (Mers) һәм авыр респиратор синдромы (Sars) кебек авыр формалар да була.
Яңа коронавирус китереп чыгарган авыруның симптомнары нинди?
Арыганлык хисе
Авыр сулыш
Югары температура
Йоткерү һәм / яки тамак авыртуы
Симптомнар күп очракта респиратор авырулар белән охшаш, еш кына гади салкын тиюне имитацияли, гриппка охшарга мөмкин.
Әгәр сездә шундый ук симптомнар бар икән, түбәндәгеләр турында уйлагыз:
Сез соңгы ике атнада югары хәвеф-хәтәр зонасында (Кытай һәм аңа якын төбәкләр) булдыгызмы?
Сез соңгы ике атнада югары хәвеф-хәтәр зонасында (Кытай һәм аңа якын төбәкләр) кем белән булса да элемтәдә булдыгызмы?
Әгәр бу сорауларга җавап уңай икән - симптомнарга максималь игътибар белән карарга кирәк.
Коронавирус ничек иярә?
Башка респиратор вируслар кебек үк, коронавирус тамчылар аша тарала, алар инфекцияле кеше йөткергәндә яки төчкергәндә барлыкка килә. Моннан тыш, кемдер пычранган теләсә нинди өслеккә, мәсәлән, ишек тоткасына кагылганда да таралырга мөмкин. Кешеләр пычранган куллары белән авызларына, борынына яки күзләренә кагылганда иярә.
Башта, кабыныш хайваннардан килеп чыккан, фаразланганча, Уханьдагы диңгез продуктлары базары булган, анда балык белән генә түгел, байбак, елан һәм очучан тычканнар кебек хайваннар белән дә актив сәүдә иткәннәр.
Үзеңне коронзарарланудан ничек сакларга?
Иң мөһиме, үзеңне яклау өчен, нәрсә эшләргә мөмкин - кулларның һәм өслекләрнең чисталыгын саклау.
Кулларыгызны чисталыкта тотыгыз, аларны еш кына сабынлы су белән юыгыз яки дезинфекцияләү чарасын кулланыгыз.
Шулай ук авызыгызга, борыныгызга яки күзләрегезгә юылмаган кулларыгыз белән кагылмаска тырышыгыз (гадәттә мондый орынулар аңсыз рәвештә сәгатенә уртача 15 тапкыр эшләнелә).
Теләсә нинди шартларда кулыгызны чистарта алсыр өчен үзегез белән дезинфекция чарасын йөртәсез.
Һәрвакыт ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз.
Кеше күп булган урыннарда, аэропортларда һәм җәмәгать транспортының башка системаларында булганда, аеруча сак булыгыз. Шундый урыннардагы өслекләргә һәм предметларга кагылуны максималь кыскартыгыз һәм йөзегезгә кагылмагыз.
Үзегез белән бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар алып йөрегез һәм һәрвакыт йөткергәндә яки төчкергәндә борыныгызны һәм авызыгызны каплагыз һәм файдаланганнан соң аларны утильләштерегез.
Гомуми савытлардан (чикләвек, чипсы, печенье һ. б.)әгәр башка кешеләр анда үзләренең бармаклары белән кергән булсалар, ашамагыз.
Кул бирешеп һәм биттән үбеп сәләмләуне, эпидемиологик хәл стабильләшкәнче тоеп торыгыз.
Эштә даими рәвештә сез кагылган өслекләрне һәм җайланмаларны чистартыгыз (компьютер клавиатурасы, гомуми файдаланудагы оргтехника панельләре, смартфон экраны, пультлар, ишек тоткалары ).
Медицина битлеген ничек дөрес кияргә?
1. Борыныгызны һәм авызыгызны битлек белән каплагыз һәм аны йөз һәм битлек арасында араны киметеп беркетегез.
2. Куллану вакытында битлеккә кагылмагыз. Кулланылган битлеккә мәсәлән, аны алу өчен,кагылганнан соң, кулларыгызны юыгыз.
3. Битлек дымланса яисә пычранса, яңа чиста һәм коры битлек киегез.
4. Бер тапкыр кулланыла торган битлекләрне кабат кулланмагыз. Аларны бер тапкыр кулланганнан соң ташларга һәм салганнан соң ук утильләштерергә кирәк.
Өйдә нәрсә эшләргә була?
Балаларга коронавирус профилактикасы турында сөйләгез.
Балаларга микроблар ничек таралуның һәм куллар-йөзнең гигиенасы ни өчен мөһим икәнен аңлатыгыз.
Гаиләдә һәркемнең үз сөлге булырга тиеш, шуны искәртегез: теш щёткалары һәм шәхси гигиенаның башка предметлары белән уртаклашырга ярамый.
Бинаны еш җилләтегез.
Яңа коронавирусны дәвалап буламы?
Әйе, әлбәттә. Әмма үзенчәлекле яңа коронавируска каршы салкын тию авыруларын китереп чыгара торган башка респиратор вируслардан специфик дәвалау булмаган кебек үк ,препарат юк.
Вирусс үпкә ялкынсынуы,коронавирусның төп һәм иң куркыныч катлаулануын, антибиотиклар белән дәваларга ярамый. Пневмония үсеш алган очракта - дәвалау үпкәләр функциясен үтәүгә юнәлдерелгән.
Кем куркыныч төркемендә?
Төрле яшьтәге кешеләр өчен вирус йоктыру куркынычы бар. Уханьның сәламәтлек саклау комиссиясе белдерүендә соңгы 60 очрак 15 яшьтән 88 яшькә кадәр тәшкил итә диелә.
Әмма, күпчелек башка вируслы респиратор авырулары очрагындагы кебек үк, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һәм балалар,иммун системасы зәгыйфьләнгән кешеләр - авыруның авыр агымы куркынычы зонасында.
Яңа коронавирус өчен вакцина бармы?
Хәзерге вакытта мондый вакцина юк, әмма кайбер илләрдә, шул исәптән Россиядә Роспотребнадзорның фәнни оешмаларында аның эшләнмәләре башланган инде.
Грипп вирусы белән коронавирус арасында аерма нәрсәдә?
Коронавирус һәм грипп вирусы охшаш симптомнарга ия булырга мөмкин, әмма генетик яктан алар нык аерыла.
Грипп вируслары бик тиз үрчи - симптомнар вирус иярткән коннән соң ике-өч көн узгач күренә, ә коронавируска моның өчен 14 көнгә кадәр таләп ителә.
Үзеңдә коронавирус булуын ничек билгеләргә?
Россия территориясендә яңа коронавирус барлыкка килү һәм таралу куркынычы барлыкка килгәндә үз вакытында диагностика ясау иң мөһим чараларның берсе булып тора. Роспотребнадзорның фәнни оешмалары яңа коронавирусның геннар структурасы турында мәгълүмат барлыкка килгәннән соң 7 көн эчендә кеше организмында вирус булуны билгеләү өчен диагностик җыелманың ике варианты эшләнде. Җыелмалар полимер чылбыр реакциясе (ПЦР) дип аталган тикшерүнең молекуляр-генетик методына нигезләнгән. Әлеге методны куллану тест-системаларга шактый өстенлек бирә. Беренчесе - югары сизгерлек - эшләнгән тест-системаларны кулланып, вирусларның бердәнбер күчермәләрен табарга мөмкин. Икенчесе - авыруны диагностикалау өчен кан алу кирәкми, борын төбеннән үрнәкне мамык тампон белән алу да җитә. Өченчесе - анализ нәтиҗәсен инде 2-4 сәгатьтән алырга мөмкин.Бөтен Россия буенча Роспотребнадзорның диагностика лабораторияләре эшләнгән диагностика чараларын куллану өчен кирәкле җиһазларга һәм белгечләргә ия.