6 февральдә Казанда Татарстан Республикасыннан, Россиянең 50 субъектыннан һәм дөньяның 25 иленнән 200дән артык делегат катнашында Халыкара авыл яшьләре конгрессы ачылды. Аерым алганда, СНГ, Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән.
Эшләү чорында Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе Агросәнәгать комплексының яшь белгечләре белән эшләүдә, яшь фермерларга ярдәм итүдә, авылда яшь гаиләләрнең ялын оештыруда һәм халыкара дәрәҗәдәге авыл туризмы өлкәсендә вакыйгалар оештыруда мөһим бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертте.
Халыкара конгресс үз эшен 6-8 февраль көннәрендә узачак. Чарада 25 халыкара спикер һәм 20дән артык федераль спикер катнашачак.