Апас мәктәбе укучылары һәм укытучылары бердәм булып чаңгы юлына басты

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Дәресләрдән соң спорт белән дус булган һәркем чаңгысын алып табигать кочагына чыкты. Арада чана белән тау шуучылар да бар иде.
“Бер сәгать вакытыбызны саф һавада үткәрергә уйладык. Укучылар тәмле чәйләр дә эчтеләр. Күңел күтәренкелеге биреп музыка да уйнап торды“, – диде мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.


Равил Гыйззәтов 41 ел дәвамында физкультура дәресләре укыта. Ул гади генә көннең спорт бәйрәменә әверелүен, спортның сәламәтлек чыганагы булуын билгеләп узды.
Апас мәктәбенең психологы, инглиз теле укытучысы Әнисә Салаватуллина “Спорт – ул тормыш“ девизы белән яши. Ул җәй көне йөгерергә, кышларын чаңгыда йөрергә чыга. Шулай ук бассейнга да теләп йөри. “Хәрәкәттә – бәрәкәт!“ – ди ул үзе.

 


Тимур Таһиров Апас урта мәктәбенең 11 классында укый. Бердәм Дәүләт имтиханнарына да әзерләнә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.
“Кичләрен чаңгыда чыгам, волейбол, баскетбол түгәрәкләренә йөрим. Ярышларда да теләп катнашабыз“, – ди Тимур.


Эльза Мөхетдинова чаңгыда дәү әнисе Мәдинә үрнәгендә йөрергә өйрәнгән. Ул да сыйныфташлары, дуслары белән рәхәтләнеп чаңгыда шуды.
“Дөресләрдән соң арганны да оныттык. Көне дә матур, һавасы да саф“, – диде ул.

Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, 8 февральдә Зур Күккүз җирлегендә узучы чаңгы ярышларына да чакырып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International