КФУ профессоры: Татарстанда яз җылырак булырга һәм иртәрәк килергә мөмкин

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Киләсе яз татарстанлыларны иртә башлануы һәм югары температуралары белән сөендерергә мөмкин. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда профессор, география фәннәре докторы, КФУ атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

Галим билгеләп үткәнчә, соңгы айларда республика даими рәвештә Атлантикадан килгән җылы һава массалары йогынтысында булды. Процесс язгы чорда да кабатланырга мөмкин.

"Быел Арктика  уянмады. Ул гадәттә безгә үзенең салкынлыгын җибәрә иде, ләкин ул блокланган булып чыкты. Шуңа күрә яз җылы булу һәм иртәрәк килү мөмкинлегенә ия ", - дип аңлатты Переведенцев.

Шул ук вакытта ул ассызыклаганча - атлантик һава җылыны елның салкын вакытында китерә. Җәй көне бу процесс киресенчә эшли, шуңа күрә Татарстанда кызу сезон булу-булмавы сорау астында калырга мөмкин.

"Җәй турында - сораубулып кала. Чөнки Атлантика кыш көне яхшы җылыттта, ә җәй көне ул суытачак. Кояш радиация нурлары гына безне җылыта ала. Җәен коры көннәр, антициклон кирәк. Ә Атлантика безгә бер-бер артлы циклоннар җибәрә. Узган җәйдә нәкъ шулай булды ", - дип йомгаклады метеоролог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International