Апас районы мәктәпләре Сәламәтлек көненә кушылды

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Көннәрен,балалар иртәнге зарядкадан башладылар. Бу көнне барлык сыйныфларда сәламәт яшәү рәвешенә багышланган класс сәгатьләре узды.

Аннан соң балалар чаңгы ярышларында катнаштылар, тимераякта, чанада шудылар, саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

Чарада катнашып, укучылар сәламәт яшәү рәвешен алып бару принциплары һәм кагыйдәләре турында тулы күзаллау, физик формага ярдәм итү максатыннан физик культура белән шөгыльләнергә омтылу формалаштыралар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Сәламәтлек көнендә укучылар гына түгел, мәктәпләрнең педагог коллективлары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International