Зөфәр абый Фәйзуллин әтисе һөнәрен дәвам итә

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бу эшне әле яңа гына башласа да, кәрзиннәре уңышлы гына килеп чыга.
«Әтием Шәйхулладан калган һөнәр. Балачакта күргәннәрне искә төшереп эшли башладым. Лаеклы ялда булгач, кыш көннәре эш тә, хәрәкәт тә аз. Вакытны файдалы, мавыктыргыч итеп уздырасым килде”, – ди Зөфәр абый.
Кәрзинне яшь тал чыбыгыннан үрә ул. Хуҗалыкта бәрәңге, виноград һәм башка яшелчә, җиләк-җимешләрне тутырып кую өчен кулланырга исәбе.

Чыбыкларны инеш, елга буйларыннан эзли. 3әр сәгать саф һавада йөри. Яшь, йомшак чыбыкларны алып кайткач, җылы урынга куя да, акрын гына эшне башлый. Уртача зурлыктагы кәрзинне 7 сәгатьтә үреп була. Үзе әнә шулай сөйли.
Зөфәр абый кул эшләренә оста, төзелеш эшләрен дә яхшы белә. Йортында да уңган хуҗа яшәгәне сизелеп тора. Ул шулай ук гел хәрәкәттә булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Тормыш иптәше Наилә апа да аңардан калышмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International