Апаста Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе эшен бәяләделәр

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Узган елда район комиссиясенең 9 утырышы үткәрелгән иде. Быел район КЧС әгъзалары составында бер утырыш үтте. Комиссия утырышына чакырылган барлык оешма-предприятие җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре үз җаваплылыкларында булган юнәлешләр буенча хисап тотты.

Янгыннарны кисәтү, аларда кеше үлемен булдырмау турында зур сөйләшү узды. Дәүләт янгын күзәтү инспекциясе җитәкчесе Илдар Вәлиев социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләр һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләрен махсус кисәтү автоном приборлары белән җиһазлау дәвам итәчәген белдерде. Аның әйтүенчә, бүгенгә бу категория граҗданнарның һәм аерым объектларда 300 дән артык шундый сигнализация җайланмасы куелган.

“Чиста су“ дәүләт программасы буенча яңа урам суүткәргечләре төзелгәндә янгын машиналарына су алу өчен махсус гидрантлар куела. Бүген мондый бер йөзгә якын җайланмалар дәүләт программасына үткән һәр авылда һәм район үзәгендә монтажланды. Бу хакта Апас янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ромачков белдерде.

Мәдәни-социаль объектларның чардакларын, сәхнәләрнең агач конструкцияләрен янгынга каршы тору үзлегенә ия сыекча белән эшкәртүнең мөһимлеге ассызыкланды.Быел Кече Болгаер авыл җирлегендә өстәмә янгын депосын төзеп файдалануга тапшыру күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International