Табар Черкене китапханәсендә "Иске фотография нәрсә турында сөйләде"дип исемләнгән хәтер кичәсе узды

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Күптән киткән заманнарның кыйммәтле истәлекләре белән тулы гаилә альбомнары нәселнең бөтен тарихын саклыйлар һәм, яхшы роман төсле, безгә мәхәббәт, туу һәм үлем турында сөйлиләр. Бу саргайган фотосурәтләрне саклау традициясе-кешеләрнең үз тамырларын белү теләге кебек, ерак бабалары тарихына бераз булса да кагылу теләге кебек үк бүген дә исән. 

Менә Табар Черкене авыл китапханәсе дә 7 февральдә мәдәният йорты белән берлектә сугыш чоры балаларын һәм ветераннарның туганнарын Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Иске фотография нәрсә турында сөйләде» хәтер кичәсенә чакырды. Авыл халкы безгә ата-бабалары, аларның тормыш тарихы турында яратып сөйләде. Башка фотосурәтләрне игътибар белән карадылар һәм бу сурәтләрдә таныш сыйфатлар эзләделәр. Чыннан да, иске рәсемнәрне караганда, вакыт туктап калган кебек тоела, һәм һәр фотосурәттә аның тарихын укыйсың: күңелле һәм моңлы, фаҗигале һәм бәхетле.

Сугыш чоры балалары безгә үзләренең авыр һәм ач тормышлары турында сөйләделәр.

Әле алар бөтенләй яшь булган фотосурәтләрне күрсәттеләр. Үз тормышларындагы тарихлар белән уртаклаштылар.

Шашкин Анатолий Ефремович Казахстанда туган, әти-әнисе тумышы белән Тәтеш районының Олы Шемәк авылыннан булганнар ачлык булу сәбәпле Казахстанга күченгәннәр. Ул вакытта аларның инде 4 баласы булган. Анатолий Ефремович үзенең әтисен күрмәгән,ул туганда әтисе сугышта булган һәм кире әйләнеп кайтмаган. Әтине табу омтылышлары бернигә дә китермәде -хәбзрсез югалган- эзләүнең җавабы шундый иде. Аннан соң әниләре балаларны Табар-Черкене авылына алып кайта, анда Анатолий Ефремович 1962 елда Кызыл Армия сафларына чакырылганчы 11 ел көтүче булып эшли. 1961 елда Василисага, хатынына өйләнергә өлгерә, алар 4 бала үстерәләр. Василиса иртә үлә һәм балалар турындагы бөтен мәшәкать Анатолий Ефремович җилкәсенә ята. Армиядән соң ул авылда тракторчы булып эшли. Хәзер пенсиядә. Анатолий Ефремовичның 7 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Улы Николай, килене Галина һәм яраткан оныгы Валерия белән яши.
Анатолий Ефремович елларга карамыйча шат күңелле һәм яхшы кеше булып кала. Саф һавада җәяү йөрергә ярата.

Картапова Елизавета Федоровна үз авылында туган, Төбәк Черкененең 7 еллык мәктәбен тәмамлаган, шуннан соң Алабуга шәһәренә ветеринарлыкка укырга киткән. Пенсиягә җиткәнче ветфельдшер булып эшләгән.Әти-әнисе Максимов Федор һәм Молостова Александра колхозда эшләгән. 6 кыз бала табып- үстергәннәр. Балалар бик иртә  өйләрендә эшли башлыйлар, 7 яшьтән сыер сава, терлекләр өчен үләннәргә урманга йори, бәрәңге һәм кабак үстерә башлыйлар. "Бала чакта, кыш көне сыерлар тиресеннән су сибеп катырылган чанада шуа идек" - дип искә ала Елизавета Федоровна.

Хәзер Елизавета Федоровна яраткан һәм яратучы әни, яхшы әби, аңлаучан каенана. Җиде оныгын тәрбияләргә булыша. Елизавета Федоровна актив тормыш рәвеше алып бара. Авыл клубында һәм китапханәдә үткәрелә торган бер генә чара да аның моңлы җырларыннан башка узмый. Ул  «Шуромпус» фольклор коллективын актив катнашучысы

Сугышларга һәм авырлыкларга карамастан, ерак бабаларының мирасын саклап кала алган өчен,аларга рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International