Буа шәһәрендә республика прокуратурасы хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка" иҗат бәйгесенең зона этабы узды. Татарстан Республикасы прокуратурасы оештырган бәйге региональ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Чарада жюри рәисе сыйфатында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Ивановна Наумова катнашты.
Район мәдәни үсеш үзәге сәхнәсендә Буа шәһәре прокуратурасы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары прокуратурасы хезмәткәрләре, шулай ук аларның гаилә әгъзалары чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова бәйгедә җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, аларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.