“Бердәм Россия” Апас җирле бүлегенең XX отчет-сайлау конференциясе узды. Конференциянең көн тәртибенә җирле бүлекнең сәяси Совет Секретарен, конроль-ревизион комиссия әгъзәларен, Совет әгъзәларен, “Бердәм Россия” нең республика региональ бүлегендә үтүче Конферециягә делегатлар сайлау кебек сораулар куелган иде. Шулай ук эш барышында Сәяси Совет, контроль-ревизион комиссиясе рәисе отчетлары да каралды.
Устав буенча җирле сәяси Совет Секретаре альтернатив ысул белән сайланды.
Рәшид Нәҗибович “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирлеге бүлеген 6 ел дәвамында җитәкләп килә. Аның кул астында Партия әгзәларенең санын арттыру, Партия дәрәҗәсен көчәйтү буенча күп эш эшләнде. Төрле Партия проектлары тормышка ашырылды: Спорт объекталарын төзү прокеты буенча районда “Дулкын” бассейны һәм “Алтын алка” боз сарае төзелде, “Мәктәпкә җыенырга булыш” һәм башка социаль проектлар шулай ук Апас районы халкы өчен тормышка ашты. Эшләнгән, эшләнүче һәм эшләнәчәк эшләрне исәпкә алып конференция делегатлары яшерен сайлау ысулы белән Апас җирле бүлегенең сәяси Совет Секретаре итеп Заһидуллин Рәшид Нәҗиб улы сайлады.
Сайлау нәтиҗәсендә җирле сәяси Советта да үзгәрешләр булды. 9 Совет әгъзәнең 3се – беренчел бүлек секретаре. Әлге үзгәрешләр шулай ук устав буенча таләп ителә.
Соңыннан яңа кабул ителгән әгъзәларга тантаналы рәвештә махсус таныклык һәм значоклар бирелде. Ә Заһидуллин Рәшид Нәҗиб улына республика региональ сәяси советы Секретаре Фәрид Мөхәммәтшин исеменнән актив партия эшчәнлеге өчен Мактау грамотасы тапшырылды.