Казанда яшь эшмәкәрләрнең VI Казан форумы узачак

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

2020 елның 14 июненнән 20 июненә кадәр Казанда ИХО (алга таба - Форум) яшь эшмәкәрләренең VI Казан форумы узачак. Форумда IT-стартап идеяләрен гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләр алу белән кызыксынучы иң яхшы проектлар авторлары катнаша.

Форум программасы катнашучыларның аеруча кызыклы проектларын ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә һәм Россия белән халыкара бизнес-бергәлек арасында бизнес-элемтәләр булдыруга юнәлтелгән. Форумга гариза  биргән иң яхшы проектлар инвесторларга Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Халыкара икътисадый саммиты - KAZANSUMMIT кысаларында тәкъдим ителә.

ИХО яшь эшмәкәрләренең Казан форумы -  Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәи ИХО яшьләр форумының уртак инициативасы. Форум  йөзләгән стартап, ОИС илләреннән һәм Россия Федерациясеннән тармак инвесторлары һәм экспертлары җәлеп итееп 2014 елдан башлап ел саен уздырыла.

Чара елдан-ел масштабларны арттыра бара. 2012 елдан 2019 елга кадәр Форумда 50 илдән 700 дән артык вәкил катнашты, ә җәлеп ителгән инвестицияләр саны 2 млн доллардан артык тәшкил итте. Спикерлар һәм экспертлар булып стартапларга нигез салучылар, венчур капиталистлары, Россиядә һәм бөтен дөнья буенча алдынгы технологик фирмалардан C-класс җитәкчеләре булачак.

Булачак вакыйгаларның эксперт берләшмәсенә танылган Adam Tech проектына нигез салучыларның берсе һәм Qatar Foundation программа менеджеры Сухаиб Альхавалх, Сколково фән һәм технологияләр институты профессоры Желько Текич, "Югары технологияләр өлкәсендә технопарк "ИТ-парк" дәүләт автоном учреждениесе директоры Антон Грачев керәчәк.

Форум программасы инглиз телендә уза һәм 2 ай дистанцион укы,тренерлар белән хезмәттәшлек итү,проектларның чараларда катнашу һәм инвесторлар белән элемтәгә керү өчен югары дәрәҗәдә әзерлеген тәэмин итәчәк.

Форумда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Форумда катнашуга гаризалар 2020 елның 31 мартына кадәр https://kazanoicstartups.org/ сайтында кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International