«Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесендә Россия төбәкләреннән милли-мәдәни автономияләр һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар катнаша.
Бәйгенең максаты-Россия тарихы контекстында татар халкының тарихын белү дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка тарту.
Оештыручы:
- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы;
- «Идел»яшьләр үзәге.
Бәйге өч этапта үткәрелә:
I этап-бәйгедә катнашу өчен рәсемнәр 2020 елның 1 мартына кадәр җибәрелә;
II этап-жюри әгъзалары тарафыннан -башкарылган эшләрне бәяләү;
III этап-йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.
Бәйгедә катнашу өчен сынлы эшләр пейзажлар, портретлар һәм татар тарихы чорын, шәхесен чагылдыручы башка сәнгать композицияләре булырга тиеш. Рәсемнәр авторның халык тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш.
«Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.
2019 елда бәйгенең иң яхшы эшләреннән күргәзмә оештырылды, аның белән Татарстан Республикасының күпчелек районнарында яшәүчеләр таныша алды. Моннан тыш, кайбер эшләр «Тылсымлы шарлавык»Татар китап нәшриятында әкиятләр китабына иллюстрация булып кергән. 2019 елда төрле елларда җиңүчеләрнең картиналары Россиянең төрле шәһәрләрендә: Төмән һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендәге татар мәдәнияте үзәкләрендә, Уфа шәһәрендә куелган иде.
Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.