Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан,фронтовикларга өстәмә рәвештә 25 мең сум бүлеп бирде.
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум түләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Балтач районында туган якны өйрәнү Халыклар дуслыгы музеенда булганда эйтеп үтте, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Федераль түләүләргә өстәмә рәвештә республика Президенты тарафыннан сугышта катнашканнарга, балигъ булмаган фашист концлагерьлары тоткыннарына, “Блокададагы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр республика түләве турында карар кабул ителде. Федераль түләүгә өстәмә рәвештә тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары 5 мең сум алачак.
Шул рәвешле 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.