Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашында узган елда башкарылган эшләренә хисап тоттылар. Чыгышлар видеослайдлар белән дәлилләп барылды. Әйтик, Зур Күккүз авыл китапханәчесе Галия Җәләлиева 2013 елда оештырган балалар курчак театры уңышларын хезмәттәшләренә әнә шулай җиткерде. Әнәле авыл клубы мөдире Альмира Сәлахова “Әнәле шаяннары“ балалар төркеме белән тирә-күрше авылларга гастрольләргә чыгуларын раслады.
Җыелыш ахырында туган көннәре һәм юбилейларын каршылаган бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә Диплом-Грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук авыл мәдәният йортлары, китапханә-клубларда хезмәт юлын яңа гына башлап җибәргән яшь хезмәттәшләрен котлап, аларга дус-бердәм коллективта үз урыннарын табарга һәм уңышлы эшләүләрен теләделәр.