Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук авыл хуҗалыгы берләшмәсе дә хөрмәт күрсәтте.
“Әлегә колакларым ишетә, аякларым йөри, күзләрем күрә. Ходайдан гомер биргән кадәр саулык та сорыйм. Йорт эшләренә кеше көтеп ятмыйм“, – ди Рәзинә әби.
Рәзинә әби яшьлегендә бик күп авырлыклар күргән. Тормышта да ачы югалтуларга дучар булган. Бүген сеңелесе Фәнзилә һәм аның улы Рамил белән бергә яши.