Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге 2020 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиешле түләүләр турында хәбәр итә.
Бер тапкыр түләнә торган түләү 2020 елның апрелендә яисә май аенда түләнәчәк,пенсияләр һәм башка социаль түләүләр белән бергә китереләчәк.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен Россия Пенсия фондына махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми, түләүләр гариза бирү тәртибеннән башка башкарылачак.
75 мең сум түбәндәгеләргә каралган:
1) Бөек Ватан сугышы инвалидларына,
2) «Ветераннар турында» 5-ФЗ номерлы федераль законның 2 статьясындагы 1 пунктының 1-3 бүлекләрендә күрсәтелгән затлар арасыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына;
3) балигъ булмаган элекке концлагерь, гетто һәм Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан төзелгән мәҗбүри тоту урыннарындагы тоткыннарына;
4) Бөек Ватан сугышы, Финляндия белән сугыш, Япония белән сугышларда хәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннырына һәм ирләренә.
5) тол хатыннарга һәм вафат булган инвалидларның тол хатыннарына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына.
50 мең сум түбәндәгеләргә каралган:
6) «Ветераннар турында» 5-ФЗ номерлы федераль законның 2 статьясындагы 1 пунктының 4 пунктчасында күрсәтелгән затлар арасыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына;
7) элеккеге балигъ булган нацист концлагерьларының, төрмә һәм гетто тоткыннарына;
“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына “Җиңү көненә еллык акчалата түләү турында” 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы РФ Президенты Указы нигезендә югарыда санап үтелгән түләүләргә өстәмә рәвештә ел саен 10 000 сум күләмендә акчалата түләү башкарыла.
Шулай ук, Россия Федерациясе Пенсия фонды линиясе буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына гамәлдәге законнар нигезендә түбәндәге түләүләр гамәлгә ашырыла: пенсия, айлык акчалата түләү, айлык өстәмә матди тәэмин итү, шулай ук Җиңү көненә багышланган еллык акчалата түләү.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү «Иминият пенсияләре турында» 28.12.2013 № 400-ФЗ Федераль законы һәм «Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында» 2001 елның 15 декабрендәге 166-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.
Шул ук вакытта гражданнарның аерым категорияләренә карата закон чыгаручы тарафыннан берьюлы ике пенсия алу хокукы бирелгән.
Аерым алганда, инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар (хәрби гамәлләрдә турыдан-туры катнашмаган затлардан тыш), "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән затлар, шулай ук хәрби имгәнү аркасында чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары картлык буенча хезмәт пенсиясен һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча тиешле пенсия билгеләү хокукына ия.
Картлык буенча иминият пенсиясенең күләме индивидуаль тәртиптә билгеләнә, гражданның хезмәт кертеменең төп күрсәткечләренә: иминият стажының дәвамлылыгына, исәпләнгән хезмәт хакы, иминият кертемнәре суммасына бәйле.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм “Блокададагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, инвалидлык булганда, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиягә хокуклы һәм, димәк, аларга инвалидлык буенча пенсия билгеләнергә мөмкин. Пенсия күләме төркемгә, инвалидлык сәбәпләренә яки туендыручының үлеменә карап билгеләнә. Хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына туендыручысын югалту уңаеннан пенсия билгеләнә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына айлык акчалата түләү түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:
№ п/п
Категория күләме ЕДВ[1]
1.Хәрби имгәнү аркасында инвалидлар (Бөек Ватан сугышы инвалидлары) 5565,32
2.Бөек Ватан сугышында катнашып, инвалид калучылар 5565,32
3.Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлыгы булмаган кешеләр 4173,97
4.1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәрге чорда хәрәкәттәге армия составына кермәгән хәрби частьларда, учреждениеләрдә, хәрби-укыту йортларында кимендә алты ай хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләр. 1670,6
5.«Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затлари 3062,00
6.Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан төзелгән, гомуми авыру, хезмәт гариплеге һәм башка сәбәпләр аркасында инвалид дип танылган концлагерьлар, гетто тоткыннары, мәҗбүри тоту өчен башка урыннар (аларның хокукка каршы гамәлләре нәтиҗәсендә инвалидлыгы килеп чыккан затлардан тыш) тоткыннары . 5565,32 7.Инвалидлар булмаган икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан булдырылган концлагерьлар, гетто, мәҗбүри тоту урыннарының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары . 4173,97
8.Хәрби хезмәткәрләрнең хәрби имгәнү нәтиҗәсендә чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтү чорында һәлак булган, яңа никахка кермәгән тол хатыннары. 1670,66
«Россия Федерациясе гражданнарының кайбер категорияләренең матди хәлен яхшырту чаралары турында» Россия Федерациясе Президентының 2005 елның 30 маендагы 363 номерлы Указы нигезендә ай саен өстәмә матди тәэмин итү билгеләнә.
Ай саен өстәмә матди тәэмин итү күләме шулай ук алучының категориясенә карап билгеләнә:
№ п/п
Категория ДЕМО күләме
1.Бөек Ватан сугышы инвалидлары 1000
2.Бөек Ватан сугышында катнашучылар 1000
3.1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәрге чорда хәрәкәттәге армия составына кермәгән хәрби частьларда, хәрби-укыту йортларында кимендә алты ай хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләр. 500
4.Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш, Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол хатыннары һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары. 500
5.«Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затлар 500
6.Элеккеге балигъ булмаган нацист концлагерьлары, төрмә һәм гетто тоткыннары 500
Контакт-үзәк Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлегенең (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча ОПФР матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com