2020 елның 17 февраленнән 2 мартына кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт азык-төлек продуктлары бирү автоматлары аша мәктәпләрдә өстәмә туклану оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачты (вендинг аппаратлары)
Мөрәҗәгатьләр түбәндәге рәвештә кабул ителә:
- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм Консультация үзәгендә тәүлек буе 8-800 555 43 телефоны буенча (шалтырату бушлай);
- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлегендә (84374) 3-52-89 телефоны буенча.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге.