Районыбызда җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыга. Әлеге хокукка “Вкусный хлеб”, “Апас икмәге”, “Рассвет” оешмалары һәм шәхси эшмәкәр Гөлүсә Нургалиева, үзмәшгуль Флёра Илгамова лаек булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчеләргә Сертификатларны тантаналы шартларда тапшырды. Логотип товарның сыйфатын гарантияли һәм республикабызның тарихын искәртә.