Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйни Низамов Ил башлыгы котлавын алды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев Зәйни бабай Низамовка изге теләкләрен җиткерде, олы хөрмәт күрсәтте.


“95 яшь җиткән диләр. Чыннан да шулаймы ул? Сизелмәде дә, тоелмады да. Тормышыбыз бик рәхәт. Утын да турамыйбыз, су да ташымыйбыз, пенсияләребез килеп тора. Әрләшмичә, талашмыйча, бер-беребезне хөрмәт итеп, тыныч тормышның кадерен белеп яшик“, – ди ветеран.

Зәйни бабай әле үзен-үзе йөртә. Иртән торып ишегалларын да себереп керә икән. Бүген ул улы Хәмзә һәм килене Миләүшә тәрбиясендә хасияттә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International