Чара ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан оештырыла. Чыгышлар вакытында өлкәннәрнең сагыну сагышы күз яшьләре булып тышка ургылды. Арада кушылып җырлаучылар, биючеләр дә бар иде. Бу хакта район мәдәният йорты җитәкчесе Радик Исмәгыйлев хәбәр итте.
Алдан без мәдәният хезмәткәрләренең Тәтеш районы Шәмәк авылында картлар йортында яшәүче өлкәннәрне күңелле ял иттерүләре турында хәбәр иткән идек.