Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьяновка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесе бирелде

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Василий Аверьянов 16 яшеннән тракторга утыра. 40 елга якын, берөзлексез, туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә. Лаеклы ялга чыккач та яраткан хезмәтенә тугры калып, эшен берничә ел дәвам итә әле.

- Җир эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп хезмәт иттем. Чөгендер игү һәм эшкәртүдә ел саен югары күрсәткечләргә ирештем. Намуслы хезмәтемне күрә, бәяли белделәр, – ди ул.


Василий Игнатьевич 1987 елда беренче II дәрәҗә орден белән бүләкләнә. Берничә елдан соң калган орденнарын ала.

Бүген ул балалары, оныклары белән горурланып яши. Тормышның һәр көненнән тәм таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International