2020 елның 29 февралендә «Банкларда физик затлар тарафыннан активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 08 июнендәге 140-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ирекле декларацияләүнең өченче этабы тәмамлана.
Исегезгә төшерәбез, декларант шәхсән үзе яки вәкаләтле вәкил аша теләсә кайсы территориаль салым органында яки Россия Федераль салым хезмәтенең үзәк аппаратында махсус декларация бирергә хокуклы.
Декларация ике нөсхәдә бирелә.
Махсус декларациянең формасы һәм аны тутыру һәм тапшыру тәртибе Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында www.nalog.ru «Махсус декларация» (https://www.nalog.ru/rn77/taxation/specdecdecl/) бүлегендә урнаштырылган.
Почта аша җибәрелгән махсус декларацияләр кабул ителгән булып саналмый.
Ирекле декларацияләүнең өченче этабы кысаларында декларант һәм (яисә) мәгълүмат махсус декларациядә булган, күрсәтелгән затлар тарафыннан чит ил компанияләрен редомициляцияләү тәртибендә акчалар репатриацияләвен һәм дәүләт теркәвенә алу шарты белән, җинаять, административ һәм салым җаваплылыгыннан азат итү гарантияләре саклана.
Россия федераль салым хезмәте махсус декларациядә булган белешмәләрнең конфиденциальлеге режимын тәэмин итә, аларны өченче затларга һәм дәүләт органнарына тапшырырга һәм аларны салым контроле чараларын гамәлгә ашыру максатларында кулланырга хокуклы түгел.