300 мең сумга кадәр грант алуга яшьләр проектларын сайлап алу дәвам итә

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан яшьләре проектлары 300 мең сумга кадәр грантларга дәгъва итә ала. Идеяне гамәлгә ашыруга финанс ярдәм «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" 10нчы Республикакүләм яшьләр форумын йомгаклау нигезендә гамәлгә ашырылачак. Анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр катнаша ала.

Быел проектлар түбәндәге тематик юнәлешләр буенча кабул ителә: «Архитектура территориясе», «Мәдәният һәм сәнгать территориясе», «Игелек территориясе», «Инновацияләр территориясе», «Кече ватан территориясе», «Гражданлык җәмгыяте территориясе», «Эшкуарлык территориясе», «Спорт территориясе», «Ситуацион үзәкләр элементлары территориясе», «Иминлек территориясе».

Катнашу өчен 2020 елның 1 мартына кадәр forumtatarstan.com сайтында теркәлергә һәм үз проектың турында мәгълүмат җибәрергә кирәк. Мәйданчыкларның остазлары һәм экспертлары, кирәк булган очракта, проектны рәсмиләштерүдә ярдәм итә ала.

«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" 10нчы Республикакүләм яшьләр форумы йомгагы 2020 елның маенда узачак.

Чара яшьләр проектларына һәм идеяләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International