Апас аграр көллиятендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле, егетләр!“ бәйгесе оештырылды.
“Егетләр төрле яклап сыналдылар. Үзләренең спорт ягыннан көчләрен исбатладылар. Иң-иңнәр Мактау грамоталары алды“, – диде аграр көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Габитова.
Нәтиҗәдә, 1 урынны –“Пионерлар“, 2 урынны – “Механиклар“, 3 урынны – “Механизаторлар“ яулады.
Ягез әле, егетләр!“ бәйгесе Апас урта мәктәбендә дә оештырылды. Биредә һәр класс җиңү өчен ярышты.