Бәйге ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, “Татарстан гасыры - 3“ милли мәгариф анимация проекты кысаларында узды. Укучылар бәйгегә үз рәсемнәрен тәкъдим итте. Бу хакта сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов хәбәр итте.
“Азалия Бикчурина, Динә Шакирова, Ильвина Галимшина, Диләрә Гатауллина, Әмир Закиров, Алия Сибгатуллина икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Алар укучыларның мәктәптәге тормышын чагылдырдылар, үз фантазияләрен кушып мәктәп кирәк-яракларын җанландырдылар. Киләчәктә бу рәсемнәр авторлары күрсәтелеп, татарча мультфильмнарда кулланылачак“, – диде сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Илсөяр Вәлиева.
Алданрак без "Татармультфильм" студиясе әгъзаларының районга килүе, укучылар белән мастер-класслар уздырулары турында хәбәр иткән идек.