Үзебезнең батыр егетләребез укучылар белән еш очраша. Алар укучылар өчен батырлык һәм патриотлык үрнәге“, - ди Иске Йомралы мәктәбенең директор урынбасары Гөлнара Галимҗанова.
Укучылар Наил Миннегалиев, Рамил Вафин, Ирек Сәмигуллин, Таһир Әхмәдуллин янында булды. Аларга котлау открыткалары бирелде, изге теләкләр юлланды.