Апаста җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов тарафыннан гражданнарны кабул итү узачак

2020 елның 21 феврале, җомга

2020 елның 26 февралендә 12.00 сәгатьтә Апас муниципаль районы "Бердәм РОССИЯ" партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Апас ш.т.п, Совет ур., 2 йорт)  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы җиденче чакырылыш депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк.

Шулай ук 2020 елның 26 февраленнән 28 февраленә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә “Гаилә кабул итүе" эше кысаларында гражданнарны “Президент юлламасы: балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең яңа чаралары” дигән темага тематик кабул итүләре узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International