23 февральдә зур бөтенхалык бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә.
Безнең тормышыбызда булган иң мөһиме - тынычлык һәм тотрыклылык,шуңа күрә Ватанны саклаучылар көне бай һәм данлы тарихка ия. Илебезнең барлык буыннары өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек, намуслылык билгесе булып тора.
23 февраль - ул илебез иминлеге хакына җаваплы хезмәт итүче, аның иминлеге хакына хәлиткеч гамәлләргә әзер булган Ватаныбызның барлык патриотлары бәйрәме.
Бүген без локаль конфликтлар ветераннарына, Кораллы Көчләр ветераннарына, рядовой һәм запас офицерларына, хәтта бу бәйрәм көнендә дә дә хәрби бурычларын үтәүчеләргә, илнең оборона куәтен ныгытучыларга рәхмәт белдерәбез.
Бу бәйрәм көнендә без иң җылы котлауларны, иң беренче чиратта, тормышларын кызганмыйча сугышка барган,тылда хезмәт куйган, ял турында онытып, фронтовикларга алмашка килгән һәм озак еллар хәрби хезмәттә Туган яктан еракта эшләгән кешеләргә юллыйбыз. Безнең өчен, Бөек Җиңү варисларына, Сезнең Ватанга фидакарь хезмәт итүегез-ныклык, батырлык һәм намуслылык үрнәге.
Барлык авырлыкларны бүлешеп, алар өчен ышанычлы тыл булып торучы хәрби хезмәткәрләрнең туганнарына һәм якыннарына аерым хөрмәтебезне белдерәбез.
Сезнең тормыш-батырлык, тотрыклылык һәм Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге.
Тынычлыкка хезмәт итү, үз Ватаныңны саклау – һәр гражданинның мактаулы бурычы. 23 февраль-кыю һәм көчле рухлы ир-атлар бәйрәме. Безнең уртак бурыч-күп гасырлык хәрби традицияләрне саклап калу, илебезнең көчен һәм куәтен арттыру, аның алга таба үсешен, бөтен дөньяда абруен ныгыту өчен шартлар тудыру.
Бәйрәм белән, кадерле Ватанны саклаучылар! Чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм һәрвакыт аяз күк йөзе телим!
Хөрмәт белән Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисамутдинов.