12 мартта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренә, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләргә, яшүсмерләр арасында конфликтларга, психологик план буенча башка "балалар" сорауларына, һөнәри консультация һәм киңәшләр ала алачак.
Чараның үзенчәлеген исәпкә алып һәм анда катнашучы белгеч - психолог белән нәтиҗәле эшләү максатларында алдан язылырга кирәк: (843) 236-61-64.