21 февраля в центральной районной библиотеке прошло содержательное мероприятие, посвященное Международному дню родного языка.

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Китапханәгә Апас урта мәктәбе укучылары, аграр көллият студентлары һәм “Сердәш“ клубы әгъзалары килде. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде. Бу хакта үзәк китапханә җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова сөйләде.

“Үз телеңне белү бик кирәк. Туган телебезнең матурлыгын, аһәңлеген аңлап, бай тарихлы милләттән булуыбыз белән горурланып яшәрлек булсын“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Кичә матур җырлар, шигырьләр, эчтәлекле чыгышлар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International