Россия җыелма командасын яклаучы Адель Сафин район җитәкчелеге һәм "Алтын Алка" боз сарае чакыруы буенча әти-әниләренең туган ягына кайтты. Ул яшүсмерләр арасында РФ җыелма командасы составында хоккей буенча дөнья чемпионатында җиңү яулады. Апаста аны бик җылы каршы алдылар һәм аның катнашында балалар командалары арасында хоккей турнирлары узды. Дөнья чемпионының туганы,апасы Луиза Сафина аңа истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хаты тапшырды.