СЕР БИРМИБЕЗ, ҖИҢЕЛМИБЕЗ

2012 елның 4 декабре, сишәмбе

Балтач районында ТР Чемпионаты кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча ярышлар узды. “Рассвет” гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәге районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге тырышлыгы белән биредә Апас командасы да катнашты. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне спортка тарту, алар арасыннан иң көчлеләр­не ачыклап җыелма команда төзү, киләчәктә кул көрәшен популярлаштыру максатыннан уздырылган бу ярышта 130 спортчы катнашты. Алар арасында 6 шәһәр һәм 10 авыл җирлеге командасы бар иде. Районыбыз данын 7 спортчы яклады. Алар мөмкинлек­ләренә карап – басып яки утырып көч сынаштылар. үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннар яуладылар, медальләр, Мактау грамоталары белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International