Кышкы фестивальдә 7 спорт төре буенча сыналдылар. Алар 10 баскычта ГТО нормативлары тапшырдылар. 10 яшьлек балалар да, 70 яшьлек өлкәннәр дә килгән иде. Бу хакта спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов әйтте.
“7 төр буенча көч сынашкач, иң көчлеләр ачыклана. Алар башкалада көч сынашачак”, - диде Ринат Шәяхмәтов.
Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты. Ул фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде һәм бәйрәмнәр белән тәбрик итте.