Акъәбигә олы гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк, чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, район халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәре Миләүшә Габитова иң изге теләкләрен юллады. "Нур" хуҗалыгы исеменнән дә тәбрикләүләр, күчтәнәч ирештерелде.Хөрмәтле юбилярга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды.
Галия әбинең бөтен гомере авыр хезмәт белән үткән. Озак еллар колхозда хезмәт иткән, Молотов урманнарын кисүдә катнашкан.
"Ул елларны искә аласы да авыр. Ачлык, авыр хезмәт үзәккә үтте", - ди ул.
Галия әби 8 балага гомер бүләк иткән. Газиз баласын югалту, толлык ачысын да кичергән. Бүгенге көндә кызы Әлфия гаиләсе тәрбиясендә яши.